8 июль 2016 яңалыклары
-
Музыкальная передача "Кунелем турендэ" 08.07.2016
-
Грант отып төзү отышлы
-Ишеево һәм Зур Күккүз авыл җирлекләре Татарстанкүләм аерым конкурста катнашып откан берәр миллионлык Грант акчаларына авылны төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында. Аларның төп өлеше авыл Мәдәният йортларын капиталь ремонтлауга юнәлтелде. Бу эш Идрәздә узган ел башланган иде. Зур Күккүз авылы уртасында моннан 30 еллар элек салынган Мәдәният йортын да хәзер танырлык...
-
Әхмәтҗановлар шатлыгы
Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт көнендә районның ЗАГС бүлегендә Апаста яшәүче Азат һәм Альбина Әхмәтҗановларның икенче кызлары туу теркәлде. Гаиләгә мәхәббәт, балаларның әти-әни тигезлегендә үсүен телибез.
-
Тәүгелде авылында гомер итүче Нәфисә әби Сираҗетдинова 90 яшьлек юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте
Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев та изге теләкләрен ирештерде. Нәфисә әби тумышы белән Әнәле авылыныкы булса да Тәүгелдедә гомер кичергән. - Гомәр Бәшировның "Намус" романындагы Нәфисә кебек эшләдек тә эшләдек балам. Булдыра алмыйм...
-
Апаста “Аерылуларсыз көн“ акциясе узды
8 июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шул уңайдан районда "Аерылуларсыз көн" акциясе узды. ЗАГС хезмәткәрләре урамда халык белән очрашты, тигез, матур тормыш, саф мәхәббәт теләде, бер-берләренә юл куеп яшәргә өндәде. Шулай ук парлар арасында сораштырулар үткәрелде, аерылуның иң киң таралган сәбәпләрен ачыклау максатыннан анкеталар тутырыла.
-
Апас мәчетләре тулы иде
Апас район эчке эшләр бүлеге һәм мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә, Рамазан аена нокта куючы Гает намазларында районның 55 мәчетендә якынча 5400 кеше катнашкан. Корьән укып, вәгазләр тыңлап пакълану, иманга кайтуда катнашучы тыгыз рәтләргә баскан хак мөселманнарның якынча 500 балалар һәм яшүсмерләр булган. Читтә яшәүче 800 ләп апаслы Гаеткә үзе туып үскән...
-
Апастан “Нечкәбил“гә Алия Нуриева бара
"Нечкәбил"-2016"га быел Апасның "Салават күпере" балалар бакчасы хезмәткәре-музыка белгече Алия Нуриева барачак. Ул Буа шәһәрендә узган зона турында биремнәрне уңышлы үтәп ярымфиналга үтте. Алия тумышы белән Үтәмеш авылы кызы. Тормыш иптәше, Кормаш авылы егете Радик белән бер ул, бер кыз тәрбиялиләр. Бу үрнәк гаилә җырга-моңга бик һәвәс. - Бар тырышлыгымны...